«Һәрьяктан үрнәк булды»: Мәсгуть Исхаков истәлегенә
Үз һөнәренең остасы иде
“Әгерҗе хәбәрләре“ газетасының 43нче санында “Фотода кем икәнен таны“ рубрикасында бирелгән әлеге шәхесне бик күпләр танып редакциягә шалтыраттылар. Фотода Әгерҗедән физкультура укытучысы, гер күтәрү буенча республика чемпионы, үз һөнәренең остасы булган Мәсгуть ИСХАКОВ иде.
Иң беренче булып шалтыраткан Гүзәлия ГАЗИЗОВА Мәсгуть Нурович турында гадел, төгәл һәм тәртипле кеше иде дип сөйләде. “Без укучылар аның өчен барыбыз да бертигез булдык“, – диде ул.
Марат МӨХТӘСИПОВ та укытучысын шундый ук җылы хисләр белән искә алды:
– Мин мәктәп-интернатта 1976-1984 елларда укыдым. Укытучыбыз безне спортка тарту белән бергә, үзе дә гер күтәрү буенча актив шөгыльләнде, стадионда йөгерә иде. Безне мәктәпләр арасында узган баскетбол ярышларына әзерләде. Кышын бергәләп “Орешник“та чаңгыда узыша идек. Машинист ярдәмчесе булып эшләгәндә дә мин аның янына еш кереп йөрдем. Укытучым мондый игътибарга бик сөенә иде.
Мөнир ГАЛЛӘМОВ, линия милициясе ветераны:
– Мәсгуть Нуровичны балачактан беләм. Дөрес, ул яшь буенча миннән олырак иде. Без Киров урамында күрше йортларда гына яшәдек. Ул гомер буе спорт белән шөгыльләнде. Иж буенда узган Сабан туйларында гер, штанга күтәрү буенча аңа тиңнәр юк иде.
Гаиләләре дә һәрьяктан үрнәк булды. Абыйсы Мансур да, укытучы һөнәрен сайлап, физика укытты.
Радик ЗАКИРОВ, 70нче еллар ахыры–90нчы елларда “Уңыш“ спорт-физкультура берләшмәсе рәисе:
– Ул елларда спорт белән ныклап шөгыльләнүчеләр районда күп түгел иде. Мәсгуть абый сәламәт яшәү рәвешен сайлаучыларның берсе булып хәтердә саклана. Мин “Уңыш“та эшләгәндә аның белән бергәләп Азнакайга гер күтәрү буенча республика ярышына бардык. Мәсгуть Нурович анда өченче урын алды. Казанда җиңел атлетика буенча узган ярышта да Әгерҗе командасы составында ул бар иде.
Районда гер күтәрү буенча бәйгеләрнең берсе дә аның катнашыннан башка узмады. Мәктәп-интернатта физкультура укытучысы буларак яшь буында спортка мәхәббәт тәрбияләсә, үз өстендә даими ныклап шөгыльләнгән спортчы да иде ул.
Мәсгуть ага тыныч холыклы, акыллы, сабыр булуы белән дә безгә үрнәк иде.
Вәзир ШАКИРОВ, 1974-1976 елларда “Уңыш“ спорт-физкультура берләшмәсе рәисе:
– Мәсгуть абыйның 1975 елда гер күтәрү буенча республика чемпионы булып калганын хәтерлим. Ул – мәктәп-интернатта физкультура укытучысы, мин “Уңыш“ рәисе буларак укучыларны Горькийга чаңгы, җиңел атлетика ярышларына алып бара идек. Һәр бала өчен җан атып, көч биреп, җиңүгә рухландырып торганы истә.
Лаеклы ялга чыккач та безнең элемтәләр өзелмәде. Мин язган шигырьләрне Мәсгуть абый көйгә сала иде. Шулай итеп, берничә уртак иҗат җимешебез дә дөнья күрде.
Лилия ӘХМӘТВӘЛИЕВА, Әгерҗе шәһәре:
– Без 74нче (хәзерге 2нче) мәктәптә укыганда Мәсгуть Нурович 5 сыйныфтан башлап физкультура укытса, 1967-1969 елларда ул безнең сыйныф җитәкчесе дә булды. Үз фәненә гашыйк, укучыларны спортка тарту өчен җан-фәрман тырышкан, бик тә акыллы, ачык мөгаллим иде ул. Мәктәпне тәмамлагач биш ел саен сыйныфташлар белән очрашуга җыелганда без укытучы абыебызны да чакыра идек. Кызганыч, 50 еллыкка багышланган очрашу гына аннан башка узды... Ул вакытта Мәсгуть ага вафат булган иде.
Үземнең 60 яшьлек юбилеема да олы кунак булып килде ул. Изге теләкләрен җиткереп, җырлар башкарып кунакларның кәефен күтәрде. Гомере буе безне үз балаларыдай якын күргән, һәрвакыт аралашып яшәгән укытучыбызны бик сагынабыз...
Кызы Лилия ИСХАКОВА да хатирәләр белән уртаклашты:
– Әти барыбызны да тигез яратты. Дөрес, иҗат кешесе буларак, хискә бирелә, кызып та китә иде. Өйдә эше турында сөйләргә яратмады. Төшке ашларны бик тәмле әзерли иде. Заманында үзлегеннән баянда уйнарга өйрәнде. Җырлар язу аның хыялы иде. Пенсиягә чыккач сәнгать мәктәбенә йөреп нота белән уйнарга өйрәнде. Аның җырлары матур истәлек булып калды.
Мәсгуть Исхаков 1969 елгы чыгарылыш сыйныф укучылары белән. 1970 ел. / Фотоны Л.Әхмәтвәлиева тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев