Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыклы

Яңа елга нәрсә бүләк итмәскә?

10 көн эчендә 15 меңләп хат килгән

Психолог Наталья Наумова «Кыш Бабайга киңәш» – Яңа елга бүләк итмәү хәерле булган исемлек әзерләгән. Бу турыда Лайф яза, дип белдерде Интертат.

«Кара исемлек»кә тузансуырткыч, савыт-саба юа торган машина кергән. Бергә яши торган кешеләр уртак тормыш алып бара, аларга көнкүреш җиһазларын бер-берсенә бүләк итмәү хәерле. Белгеч сүзләренчә, бу әйберләрне бүләк итсәң, өйдә чисталык урнаштырырга кирәк, дигән кебек була.

«Бергә яши торган кешеләргә бәйрәмнәргә, Яңа елга көнкүрештә кирәкле әйбер бүләк итмәү мөһим. Тузансуырткыч, савыт-саба юа торган машина, кәстрүлләр һәм башкалар кирәк булса, аларны гаилә өчен үзең алып кайтып кую хәерле», – ди Наумова.

Кеше турында кайгыртуыңны аңлата торган бүләк бирергә кирәк.

Кыш Бабай сараенда Мәскәү халкы сорый торган бүләкләр исемлеген әйткәннәр. Яңа ел почтасы ачылып, 10 көн эчендә 15 меңләп хат килгән.

Гаҗәеп – тик башкала халкының күбесе алтын балык, фатир һәм хәтта су асты көймәсе сорый икән, диелә хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев