Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыклы

Иж - Бубый авылы китапханәчесе кызыклы фотопроект тәкъдим итә

Милли аш - су күргәзмәсе эшләгәннәр

2022 ел - Россиядә халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы буларак билгеләнде. Шул уңайдан Иж - Бубый авылы китапханәчесе "Осталыгы кулларында, тәмнәре иреннәрдә" исемле фотопроект тәкъдим итә.

Татар милли ризыклары – татар халкының тарихтан килгән милли ашлары, ашамлыклары. Татар халкы үз милли ашлары белән бик бай, һәм бөтен дөньяга үз ризыклары белән мәшһүр.

Татар халкының милли традицияләргә бай ашлар әзерләү осталыгы бик күптәннән килә. Күп гасырларга сузылган тарих дәвамында милли оригиналь ашлар барлыкка килгән, алар үзләренә генә хас сыйфатларны әлегә кадәр саклаганнар. Аларның үзенчәлеге халык тормышының иҗтимагый, икътисадый, табигый шартларына, аның этник тарихына бәйле.

Әлеге проект кысаларында беренче очрашу «Татар халык ашлары» дип исемләнгән татар милли аш - су күргәзмәсенә багышланган. Күргәзмәдә уңган хуҗабикәләр тарафыннан төрледән - төрле сый - нигъмәт: ,чәк чәк, бәлеш, өчпочмак, коймак, гөбәдия, балан бәлеше, кыстыбый, алма бәлеше,шәңгә әзерләнде.

Бу чарага хуҗабикәләр бик җаваплы карадылар. Камыр ризыкларын телеңне йотарлык итеп пешереп кенә калмыйча, аларны матур итеп бизәлеш алымнары кулланып тәкъдим иттеләр, пешерү серләре белән дә уртаклаштылар. Максатыбыз: татар милли ризыкларын саклау, төрле алымнар кулланып бизәү һәм әлбәттә буыннан - буынга җиткерү. Әйе, уңган хуҗабикәләребез һәрвакыт балаларын, оныкларын шундый тәмле ризыклар белән сыйлый.

Һәр гаиләдә күркәм, мул табыннары тулып торсын! Фикерләремне түбәндәге сүзләр белән җиткерәсем килә: “Татар халкының киләчәге бик матур. Рәхмәт сезгә, кызлар!”.

Без әзерлибез табын
Китереп бөтен ягын,
Уртага куйдык чәчәк,
Чәчәк янында чәк - чәк.
Бавырсак һәм кош теле
Ризыклар төрле - төрле
Сумса, бәлеш, өчпочмак
Гөбәдия һәм коймак.
Һәркемгә чыга өлеш,
Пар кыстыбый һәм бәлеш,
Җитешегез кунаклар,
Кыстатмагыз, кунаклар!
Өйгә кайтып китәргә,
Ашыкмагыз, кунаклар!

Рафисә Мусина, Иж-Бубый

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев