Иж - Бубый авылы китапханәсендә "Я - космонавт!" исемле фотосессия узды
Библиотөн акциясе узды
Иж - Бубый авылы китапханәсендә "Галактика хорошего настроения" исемле кичә бакча балалары, 1-8 сыйныф укучылары өчен үткәрелде. Максаты: балаларның космос турындагы күзаллауларын киңәйтү; логик фикерләүләрен, хәтер һәм дикъкатьлекләрен үстерү; космонавтика өлкәсендәге белгечләргә хөрмәт хисе тәрбияләү.
Беренче космонавт Ю.А. Гагаринның әйткән сүзләре эпиграф итеп алынды. "Облетав Землю в корабле - спутнике, я увидел, как прекрасна наша планета. Люди, будем хранить и преумножать эту красоту, а не разрушать её".
"Юрий Гагарин. Космос - это мы" исемле презентация күрсәтелде, тормыш юлы белән таныштырылды.
Кичә матур шигъри юллар белән үрелеп барды.
Когда на Землю он вернулся,
Закончив звездные дела,
Так белозубо улыбнулся,
Улыбка так была тепла,
В ней только доброта и сила -
Ни капли превосходства нет.
Как будто роща излучила
Березовый, озерный свет.
Балалар бик актив викторина сорауларына җавап бирделәр. "Я - космонавт!" исемле фотосессия узды.
"Ракета "Восток" исемле мастер - класс (остаханә) үткәрелде. Балаларга бик ошады, чөнки ракета гадәти булмаган вафли тортыннан ясалды. Балалар бик теләп ракетаны төзеделәр.
Кичә ахырында үзләренең ясаган иҗат җимешләре белән бик тәмләп чәй эчтеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев