Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыклы

Иж-Бубый китапханәсендә кунакларны чәк-чәк белән каршы алдылар

Районда кызыклы экскурсия узды

21 нче апрель көнне Әгерҗе үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Капилова Эльмира Рамилевна Кече Пурга һәм Пугачево бистәсеннән китапханәчеләрне Иж-Бубый авылы китапханәсенә экскурсиягә алып килде. 

"Кунакларны татар халкының милли ризыгы чәк-чәк белән каршы алдык. Аларга карата җылы тәбрикләү сүзләре яңгырады. Иж-Бубый авылы китапханәсенең эшчәнлеге белән таныштырылды. Хезмәт һәм мәдәният ветераны Фаиз Мусин кунакларыбызга Кече Пурга белән бик дус эшләгән вакытлары турында сөйләп узды. Очрашуыбыз музыкаль күчтәнәчләр белән үрелеп барды. "Пар алма", "Эх, сез матур кызлар" җырлары башкарылды. Фикер алышулар чәй өстәле янында дәвам итте. Алга таба да бергә дус булып эшлик дигән теләктә калдык", - дип хәбәр итә Рафисә Мусина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев