Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыклы

Кадрәктән Анна түти – инстаграм йолдызы

Анна Ишаевнаның 7 оныгы, 14 оныкчыгы бар

Инстаграмга язылучылар Анна АСЫЛБАЕВАның яңа сәхифәләрен түземсезлек белән көтеп алалар. Кадрәктә яшәүче 94 яшьлек (!) бу әбекәй үзенең гомер юлының истәлекле мизгелләре белән генә таныштырып калмый, шушы яшендә дә йон эрләве, өй җыештыруы, тәмле ризыклар пешерүе, бакчада эшләве, бал кортлары тотуы һәм башка гамәлләре белән сокландыра. 

МОНДЫЙ ӘБИЛӘР СИРӘК
Инстаграмга Анна әбисен төшереп кую “СТС-Ижевск“ телеканалында офис-менеджер булып эшләүче Анастасиянең теләге була. 

–    Безнең әби – гаҗәеп кеше! – ди Анастасия. – Кайчандыр мин аның истәлекләрен видеога төшерә башлаган идем. Соңыннан башыма “нигә әле инстаграмга да куймаска“ дигән уй килде. Әлеге видеолар шулкадәр уңыш яулар дип уйламадым да. Әбинең бакчада эшләгәнен дә, умарталар янында кайнашканын да төшерәм. Мондый әбиләр булсалар да, бик сирәк хәзер. Ә безнең әбине инстаграм дуслар яратып һәм сагынып көтеп алалар. 
Бәлки аны гади, әмма йөрәккә үтеп керерлек итеп сөйләгәне өчен яраталардыр. Ул күбрәк  туган мари телендә аралаша. Әмма татарча да, русча да, хәтта азрак удмуртча да белә. 

Аның сугыш тәмамланган көн турында сөйләгәне аеруча йөрәккә үтеп керә.

Тулырак итеп газетабыздан укыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев