Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыклы

Кагыйдәләрне бозучыларны зур күңелсезлекләр көтә

ЮХИДИ идарәсе ата-аналарны кисәтә

Балаларның юлда җәрәхәтләнүен кисәтү максатыннан каникул чорында традицион рәвештә ЮХИДИ идарәсе тарафыннан профилактик чаралар уздырыла.   

–    Безнең шәхси состав бу көннәрдә балигъ булмаган җәяүлеләрнең юл йөрү, ә шоферларның яшь пассажирларны йөртү кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклауны максат итеп куя, – ди ЮХИДИ идарәсе начальнигы Илназ Гатин. – Исегезгә төшерәбез: 7 яшькә кадәрге балаларны бары тик махсус җайланмада гына йөртергә рөхсәт ителә. Балигъ булмаган баланы алгы утыргычта йөрткән вакытта 12 яшькә кадәрге балалар өчен җайланма кулланырга кирәк. 

Яшь җәяүлеләрнең кагыйдәләрне бозуы ачыкланса, инспекторлар “Тукта, синең тормышың куркыныч астында!” дип аталган шәхси карта тутыралар. Анда баланың белем алу урыны, әти-әнисе турындагы мәгълүмат языла. Аннан ул профилактика уздыру өчен мәктәпкә җибәрелә. Балигъ булмаганнарның эшләре буенча инспектор да кагыйдә бозган бала белән әңгәмә уздыра. Балага 16 яшь тулмаган булса, административ беркетмә аның әти-әнисенә карата төзелә. 

Көннәр җылыну белән урамнарда велосипедчылар йөри башлый. Бу уңайдан ЮХИДИ хезмәткәрләре кисәтә: 14 яшькә кадәрге балаларга машина юлыннан велосипедта хәрәкәтләнү тыела. Шулай ук яшь пассажирларга машина хәрәкәт иткәндә аның ишеген ачарга, шоферның игътибарын башкага юнәлтергә ярамаганлыгын да аңлатырга кирәк.

–    Бала аның һәм башкаларның тормышы юл кагыйдәләрен төгәл үтәүгә турыдан-туры бәйле булуын аңларга тиеш. Моны аңлату – зурларның бурычы, – ди Илназ Гатин.         

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев