Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыклы

“Китап” радиосы татарстанлыларны хезмәттәшлеккә чакыра 

Районнардагы әдипләрнең иҗатын милли радио аша яңгырату мөмкинлеге бар

Татарстанда 98,6 FM ешлыгында чыгып килүче "Китап" радиосы татар җәмгыятенә кагылышлы кызыклы мәгълүматларны эшкәртеп эфирда яңгыратырга әзер. Бу уңайдан коллектив актив татарстанлыларны ярдәмгә чакыра.

Бу хакта 06 апрель көнне “Татмедиа” агентлыгында “Китап” милли радиосының концепция авторы һәм баш мөхәррире Алмаз Миргаязов белән оештырылган матбугат конференциясе барышында билгеле булды. 

Аерым алганда Мамадыш районыннан Минневәрис Мингалиевнең ““Полковник Раманкол” дигән әсәремне сезнең “Китап радиосы” аша бөтен татар дөньясына яңгыратасы иде. Моның өчен без нәрсә эшләргә тиеш?” – дигән соравын Алмаз Таһир улы актуаль һәм бик кирәкле дип атады. 
 
 “Егерменче йөз башындагы, унтугызынчы гасыр ахырындагы Казанга, татар җәмгыятенә кагылышлы, бер генә дә халыкка таныш булмаган, бик кызыклы мәгълүматлар бар. Шуларны радиога туры килерлек итеп эшкәртеп бирә аласыз икән, зинһар өчен безгә ярдәм итегез...” – диде ул.

Көндезге әдәби тапшырулар Мәскәү вакыты белән 9:00—11:00, 14:00—16:00, 19:00—21:00, төнлә: 22:00—6:00 сәгатьләрдә трансляцияләнүче радиода яңгырату өчен әсәрләр сайлау принцибына килгәндә, тыңлаучыларны дулкынландыра алуларына өстенлек бирелүе, авторларга чикләүләр булмавы ассызыкланды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев