«Кыямәт алдының социаль катастрофасы башланды инде…»
Киләчәкнең бу вакыйгаларына бик аз вакытлар калып бара
Укучылар гафу итсен, мин бу язмада табигый бәла-казалар хакында сөйләшергә телим. Юк, тормыштан караңгылык эзләргә яратудан, кешеләрне куркытасы килү теләге зурлыктан түгел, соңгы көннәр турбулентлыгында стихияләрнең алгы планга чыгуы бу юлларны язарга мәҗбүр итә. Без алардан гыйбрәт алырга, рухи яктан үзебезне уңайга үзгәртергә тиешбез дип санаганга, бармакларым дәһшәтле вакыйгалар тезмәсен сөйләүче сүзләрне тезә.
Төркиядә гасыр һәлакәтенә тиң булган дәһшәтле җир тетрәүдән соң, афтершоклар (яңа селкенүләр) дәвам итә. Соңгы көннәрдә генә куәтле, магнитудасы 5 баллдан артып киткән ике тетрәү булды, моңарчы җимерелми торган йортлар җимерелде, яңа корбаннар саналды. Иранда, Урта Азия республикаларында җир кабыгының сизелерлек һәм сискәндерерлек хәрәкәте күзәтелде. Казахстанда кешеләр куркуда, чөнки ил сейсмик активлык зонасында, Алма-Атада төрек фаҗигасе масштабындагы һәлакәт кабатланырга мөмкин, диләр. Статистика җир тетрәүләрнең еллык саны прогрессия рәвешендә үсүен раслый. Бәхеткә, без аларның күбесен сизми калабыз, чөнки куәтләре иң сизгер җиһазлар теркәрлек кенә була.
Җир тетрәүләрнең ешаячагы һәм аларның күбесенчә мөселманнар яшәгән төбәкләрдә булачагы Ахырзаман пәйгамбәренең кыямәт турындагы хәдисләрендә шәрехләнгән. Хәдисләрне китереп тормыйм. Җир тетрәүләргә өстәп, яшен сугулар саны үсәчәген, кайбер сулыкларда су юкка чыгачагын гына искәртәм. Сулыкларның кибүе корылык сәбәпле генә булмаска мөмкин. Соңгы җир тетрәүгә бәйле рәвештә Урта диңгездә су кискен кимеде дигән хәбәрләр күренде. Рәсми рәвештә бик таратылмады алар, әмма челтәрдә йөрде. Су җир ярыклары аша җир астына китте, диделәр. Диңгез океан белән тоташканга күрә, Гибралтар бугазы аша Атлантик океан суы кереп, яңадан тигезләнде тигезләнүен.
Сулыкларның кибүе темасына бу урында мин күбрәк тукталыр идем. Алар соңгы елларның катастрофасына әверелеп бара. Үткән атналарда гына Амудәрья елгасы тирәсендә әфганлылар белән үзбәкстанлылар арасында бәхәс купты, аздан гына конфликтка әйләнмәде. Азиянең иң мул сулы елгаларыннан берсе булган Амудәрьяда су җитми. Нәтиҗәдә ул коя торган Арал диңгезе кибеп бара. Төрек чыганаклары Бурсадагы Нилүфәр буасында су калмавын хәбәр итә. Бу төбәктәге башка плотиналарда да су кискен кимегән икән. Нәтиҗәдә хакимиятләр халыкка суны исраф итмәскә дигән мөрәҗәгать белән чыккан. Корылыклы елларда Бурсада андый хәлләр элек тә күзәтелгәләгән, билгеле. Ә менә Евфрат һәм Тигр елгаларында су кимү – гадәттән тыш хәл. Болар бит тарихи мул сулы елгалар. Әмма соңгы елларда Евфрат күзгә күренеп саега. Башка сулыкларның кибүе дә гадәттән тыш хәл инде, әлбәттә. Әмма Евфратның кибүе аерым урын алып тора, чөнки елганың кыямәт алдыннан ачылып, анда алтын тавы күтәреләчәген Ахырзаман пәйгамбәре унбиш гасыр элек әйтеп калдырган. Соңгы төрек катастрофасы әлеге елгаларның тагын да саегуына китерде, диләр.
Гыйраклылар сусыз калудан зарлана һәм еш кына төрекләрне гаеплиләр. Төрекләр соңгы саегуның җир тетрәү нәтиҗәсе икәнен әйтеп аклана. Ниндидер табигый катаклизм нәтиҗәсендә елга ачылып, анда алтын тавы күтәрелсә, бер дә гаҗәп түгел. «Российская газета» сайтын актарганда, «Землетрясения превращают воду в золото» дигән моннан ун ел элек язылган язмага тап булдым, мәсәлән. Җир тетрәүләрнең тирән катламнардагы металларны өскә күтәрү үзлеге дә бар дип беләм. Евфрат елгасының төбе ачылып, аннан алтын тавы күтәрелсә һәм ул хәл чираттагы җир тетрәүдән соң булса, бер дә гаҗәпләнмәс идем. Елганың күп урыннарда тездән генә калуы вакыйганың без яшәгән чорга туры килү ихтималлыгын искәртә. Алтын өчен бик зур сугыш вәгъдә итә ул галәмәт. Ахырзаман илчесе мөселманнарны анда бармаска өнди, алтынга кагылмаска куша, чөнки төбәк йөз кешенең берсе генә исән кала торган зур үтерешләр мәйданына әвереләчәк. Евфрат елгасында алтын тавы күтәрелү чорның бөек вакыйгасы – мөселманнарның хакыйкатькә өндәүче лидеры Мәһдинең якын көннәрдә чыгачагын хәбәр итә. Ислам дөньясы фетнә һәм үтерешләр белән кайнаган ул көннәрдә мәйданга Мәһдинең чыгуы алтын гасырга санаулы вакытлар гына калуын белдерәчәк. Әмма алда зур көрәш торуын да искәртәчәк. Сүриядән, Мәһдигә каршы сугышу өчен, мөселман сектантларының бер гаскәре кузгалачак.
Үткән тәүлекләрдә Төркиядән тагын бер гаҗәп хәбәр килде. Конья провинциясендә җир убылып, 37 метр диаметрдагы һәм унбиш метр тирәнлектәге упкын пәйда булды. Җир убулар соңгы елларда төрле илләрдә еш күзәтелә. Көтмәгәндә күпкатлы йортларның, йөк машиналарының җир астына төшеп китүе гаҗәп хәл булса да, аңлашыла: аста бик зур бушлыклар бар. Әмма Аллаһның илчесе үзенең мәшһүр хәдисләрендә өч төрле хәлне бергә китереп бәйли: кыямәт алдыннан җир убылуларның, күктән метеорит төшүләрнең һәм кешеләр арасында гариплек таралуларның бергә киләсен һәм аларның мөселманнар яшәгән урыннарда күзәтеләчәген искәртә. Мөселманнарның берсе ул хәлләрнең кайчан булачагын сорагач: «Җырчы хатыннар һәм музыкаль инструментлар таралгач», – дип җавап бирә. Нәкъ безнең гасырда эстрада артистларының яңгырдан соң үскән гөмбәләр тизлеге белән таралуын әйтеп торырга кирәкмидер. Без үскәндә, татарда җырчылар саны бармак белән санарлык кына иде. Соңгы берничә елда алар Согуд Гарәбстанында – моңарчы эстрада сәхнәсе бөтенләй булмаган илгә дә үтеп керделәр. Бу инде пик – иң югары нокта дигәнне аңлата. «Музыканың һәм җырның нинди зыяны бар?» – диярсез. Егерменче гасырның мәшһүр табибы, атаклы хирург Федор Углов әти-әниләргә шундый киңәш бирә: «Балаларыңны сәламәтлекне җимерүче музыкадан коткар», – ди. Аның: «Рок – героинга караганда да ныграк үлемгә китерә торган наркотик», – дигән фикере дә бар. Табиб музыка алкоголь һәм наркотиклар кебек үк генетик кодны җимерә дигән фикер әйтә. Хәзер карыйк инде: моннан унбиш гасыр элек Аллаһның илчесе гариплекләр белән музыка арасында бәйләнеш барлыгын искәртмәгәнме?
Тагын бер нәрсә бар: музыка сәхнәгә үзе генә менми, шәрәлек белән җитәкләшеп күтәрелә, наркотиклар белән кушыла. Чор кешесе боларга күнеккән һәм бер дә гаҗәпләнми. Шулар нәтиҗәсендә физик мутацияләр тарала һәм кешеләрнең кыяфәте үзгәрә, ул гына җитмәсә, яшьләрнең үзләренә үзләре операцияләр ясатып гарипләндерүче субкультуралары да ишәя. Аллаһның илчесе шулар мәйданга чыккач һәм таралгач, җир убулар саны артачагын әйтә дә инде. Сүриядән Мәккәгә таба юнәлгән теге гаскәрне җир убып, җир йотачак. Төрек фаҗигасе мәйданыннан алган видеоязмалардагы тирәнлеге утыз метрга, киңлеге ике йөз метрга җиткән җир ярыклары безнең көннәр өчен моның бик мөмкин хәл икәнлеген дәлилли.
Сулыклар кибү турында тагын бер куркыныч хәдис бар. Фәләстыйндагы Тивериад күле искә алына анда. Тивериад күленең сусыз калуы чорның тагын бер бөек вакыйгасына китерәчәк. Кешелек тарихындагы иң зур ялганчы – Дәҗҗәл чыгачак һәм халыкларны үз артыннан ияртәчәк. Күл моннан берничә ел элек саега башлаган иде инде. «Евроньюс» каналы шул хакта репортаж да әзерләде. Әмма гыйбриләр күлне саклау өчен тиңсез чара күрделәр: Урта диңгез суын төчеләндереп торбалар белән күлгә куа башладылар. Әмма җир тетрәү нәтиҗәсендәме, башка берәр катастрофа сәбәплеме күл суы җир асты куышлыгына төшеп китсә, торба белән генә тутырып булмас.
Киләчәкнең бу вакыйгаларына бик аз вакытлар калып бара. Алар бездән рухи үзгәрешләр таләп итә, авыр сынаулар вәгъдә итә, сабырлыкка өйрәнүне сорый. Асылда кыямәт алдының социаль катастрофасы башланды инде, табигый стихияләр шуның белән үрелеп бара. Соңгылары безгә зур сынауларның якында икәнен дә искәртә.
Рәшит Фәтхрахманов, Ватаным Татарстан
Фото: https://ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев