Кытайлар Россиядәге кайсы ризыкны коточкыч тәмсез дип атый?
Аның тәменә чыдарлык түгел
Кытайдагы Sohu платформасын кулланучылар Россиядә алкоголь куллану тәртибе һәм аның янына кабымлыклар турында фикер алышканнар. Алар кипкән балыкны коточкыч тәмсез дип саный икән. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.
«Русларның алкоголь янына иң яраткан кабымлыгы — тозлы балык. Аны кипкән балык дип тә атыйлар. Ул пешерелми. Аның тәменә чыдарлык түгел. Тик руслар аны бик ярата», — дип язган кытай басмасы.
Кытайда яшәүчеләр Россия халкының теләсә нинди ризыкны тозлап яки маринадлап куллануына да шакката. Мәсәлән, кыяр, гөмбә, кәбестә, хәтта ак итне дә тозлыйлар, диләр.
Шулай ук публикация авторы өйдә традицион рус эчемлекләре янына кабымлык итеп кул астындагы бар әйберне куллануларын да әйтә. Мәсәлән, кара ипи, бәрәңге, чи суган, хәтта «йон башлык исе» дә ярый, ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев