Март аенда истәлекле көннәр
Үзегезгә саклап куегыз
1 – Наркоманиягә һәм наркобизнеска каршы халыкара көрәш көне.
Бөтендөнья гражданлык оборонасы көне.
Татарлардан беренче педагогика фәннәре докторы Василий Гороховның тууына 130 ел (1891–1960).
Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Наил Шәйхетдиновның тууына 80 ел (1941–2016).
Язучы, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нурислам Хәсәновка 80 яшь.
2 – Дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Михаил Горбачевка 90 яшь
3 – Бөтендөнья язучыларының тынычлык көне.
Бөтендөнья кыргый табигать көне.
Рус язучысы Николай Богдановның тууына 115 ел (1906–1989).
4 – Язучы, җәмәгать эшлеклесе Афзал Шамовның тууына 120 ел (1901–1990).
5 – Шагыйрь, радиожурналист Рөстәм Акъегетнең тууына 80 ел (1951–2020).
6 – Теш табибларының халыкара көне.
7 – Җырчы, педагог, Татарстанның халык артисты Шамил Әхмәтҗановка 80 яшь.
8 – Халыкара хатын-кызлар көне.
Язучы, мәгърифәтче, җәмәгать эшлеклесе, «Тәрҗеман» газетасы мөхәррире Исмәгыйль Гаспринскийның тууына 170 ел (1851–1914).
Кинорежиссер, сценарист, Россиянең халык артисты Александр Роуның тууына 115 ел (1906–1973).
Филология фәннәре докторы Фәнүзә Нуриевага 65 яшь.
10 – Архивлар көне.
Композитор, Россиянең халык артисты Александр Зацепинга 95 яшь.
Язучы, Татарстанның халык язучысы, атказанган сәнгать эшлеклесе, республикабызның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Фоат Садриевка 80 яшь.
12 – Балалар язучысы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Госман Бакировның тууына 125 ел (1896–1982).
14 – Хадыкара «Пи» саны көне.
График, рәссам, сценограф, педагог Владимир Фаворскийның тууына 135 ел (1886–1964).
Язучы, публицист, мөхәррир Ислам Беляевнең тууына 95 ел (1926–1986).
15 – Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көне.
Тәрҗемәче Наилә Вәлитовага 75 яшь.
16 – Шагыйрь Касыйм Вахитның тууына 105 ел (1916–1942).
18 – Париж Коммунасы көне.
Шагыйрә, педагог, Татарстанның халык шагыйре, республикабызның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Клара Булатовага 85 яшь.
19 – Рәссам-график, педагог Нәкый Бикташевның тууына 95 ел (1926–1980).
Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Камил Гайнуллинга 75 яшь.
20 – Халыкара астрология көне.
Халыкара бәхет көне.
21 – Нәүрүз бәйрәме.
Бөтендөнья шигърият көне.
Бөтендөнья Җир көне.
Халыкара курчак театрлары көне.
Азәрбайҗан шагыйре, драматург, академик Самед Вургунның тууына 105 ел (1916–1956).
Әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, радио дикторы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Фоат Галимуллинга 80 яшь.
22 – Бөтендөнья су көне.
Музыка белгече, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Зәйнәп Хәйруллинаның тууына 105 ел (1916–2010)
23 –Бөтендөнья метеорология көне.
Рус язучысы, драматург Алексей Писемскийның тууына 200 ел (1821–1881).
24 – Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне.
Физик, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Сергей Вавиловның тууына 130 ел (1891–1951).
25 – Мәдәният хезмәткәрләре көне.
Рәссам, сәнгать белгече, реставратор, СССРның халык рәссамы Игорь Грабарьның тууына 150 ел (1871–1960).
Рус язучысы Алексей Мусатовның тууына 110 ел (1911–1976).
Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Гөлсем Камскаяның тууына 120 ел (1901–1975).
Шагыйрь, публицист, Г.Исхакый исемендәге әдәби премия лауреаты Әхмәт Рәшитнең тууына 85 ел (1936–2020).
26 – Язучы, шагыйрь Хәйретдин Мөҗәйнең тууына 120 ел (1901–1944).
Атаклы хоккейчы Данис Зариповка 40 яшь.
27 – Халыкара театр көне.
Немец язучысы, җәмәгать эшлеклесе Генрих Манның тууына 150 ел (1871–1950).
Рус язучысы Аркадий Аверченконың тууына 140 ел ( 1881–1925).
Шагыйрә, прозаик, журналист Сәйдә Зыялыга 80 яшь.
28 – Мәскәүдәге Дәүләт академия Зур театрга нигез салынуга 245 ел (1776).
Фольклорчы галим, филология фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Фатих Урманчиевка 85 яшь.
29 – Кинорежиссер, cценарист, җәмәгать эшлеклесе Станислав Говорухинның тууына 85 ел (1936–2018).
30 – Җирне саклау көне.
Татарстанның халык шагыйре, атказанган сәнгать эшлеклесе, республикабызның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Рәдиф Гаташка 80 яшь.
Методист, мәгариф отличнигы Кафия Закировага 70 яшь.
31 – Методист Мирза Гозәеровның тууына 130 ел (1891–1951).
Мәгълуматларны Таһир САБИРҖАНОВ туплады
Чыганак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев