Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыклы

МЧС хезмәткәрләре ачык дәресләр бирде

Балаларны гадәттән тыш хәлләрдән яклау

1 март көнне район мәктәпләрендә Тормыш иминлеге нигезләре буенча Бөтенроссия ачык дәрес кысаларында чаралар узды.

Әлеге дәресләрнең төп максаты - мәктәп укучыларының төрле хәлләрдә үз-үзләрен куркынычсыз тоту күнекмәләрен практик эшкәртү, өлкәннәрнең балаларны гадәттән тыш хәлләрдән яклау буенча чаралар белән идарә итү буенча практик күнекмәләр эшләү, укучыларга мондый вакытта ниләр эшләргә кирәклеген аңлату һ.б. 

Ачык дәресләргә МЧС, янгын часте хезмәткәрләре чакырылган иде. Укучылар МЧС тарихы белән таныштылар, гадәттән тыш хәлләр вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында, янгын вакытында үз-үзеңне дөрес тоту һәм беренче табибка кадәр экстрен ярдәм турында әңгәмәләр үткәрелде.

Дәресләрдә укучыларның игътибары Татарстан Республикасына һәм шәһәребезгә хас булган табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләргә, зур тимер юл төене буларак, конкрет Әгерҗе шәһәренә юнәлтелде.

Укучылар гамәли күнекмәләрне үстерү буенча конкурсларда һәм уеннарда катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев