Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыклы

Район башлыгы юлда кыр кәҗәсен очраткан (ВИДЕО)

Безнең яклар өчен бу сирәк күренеш

Бүген, 12 апрель көнне, Әгерҗе районы башлыгы Азат Вәлиев Әгерҗе - Казан юлында кыр кәҗәсен (косуля) очраткан.

Кадрларга караганда, бу хәл көтмәгәндә килеп чыккан. Кыргый җәнлек төшерелгән видеоязманы ул үзенең ВКонтакте битендә урнаштырган.

"Шундый матур! Тере табигать!" - дип уртаклаша район җитәкчесе.

Косуля безнең җирлек өчен сирәк очрый торган кыр кәҗәсе. Аның болан белән охшашлыгы да бар. Кыргый кәҗә дип тә атыйлар.

Россия Федерациясе территориясендә Себер косулясы Томск өлкәсе һәм Красноярск краеның кызыл китабына кертелгән. Аларга бетеп бара торган популяция статусы бирелгән.

Әмма гомумән алганда, бүгенге көндә бу җәнлекләргә үлеп бетү куркынычы янамый. Европа үзәгендә 10-13 млн баш косуля исәпләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев