Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыклы

Районда "Тик-Ток" кичәсе үтте

Кызыклы видео да төшергәннәр

Хәзер китапханәләр эшчәнлегенә яңа технологияләр үтеп керә. Замана белән бергә атлар өчен «укырга яңа идеяләр, технологияләр» кирәк. Бу – китап укучылар өчен файдалы һәм кирәкле яңалыкларны уйлап табарга һәм тормышка ашырырга кирәкле яңа идеяләр.

Яшьләр теләге буенча үзебезчә "Тик-Ток" кичәсе оештырдык, дип хәбәр итә Яңа-Авыл китапханәсеннән Гөлнара Әхмәдиева. Кичә вакытында студентлар белән очрашулар үткән, яшьләр кызыклы тик-ток төшергәннәр, күзәтү ясаганнар. Үзләренә ошаган китаплар сайлаганнар. Казанда юристлыкка укучы Сөләйманова Эльза үзенең язган шигырен тәкъдим иткән.

Бигрәк тә балаларның, яшьләрнең шәхси ихтыяҗларын, теләк-омтылышларын, индивидуаль-психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып эшләргә кирәк. Яшьләр белән нинди идея-хыялларыбыз бар – бергәләп аларны тормышка ашыру юлларын эзлибез, ди кичәне оештыручылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев