Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыклы

«Шалтыратмады шул» - Путинга кияүгә чыгарга теләгән кыз үзенең язмышы турында сөйләгән

Бөтен илгә танылу ала

Иваново шәһәрендә яшәүче Юлия Шилова Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуга килгәч, аңа кияүгә чыгарга теләвен әйткән иде. Хәзер ул «Россия 1» каналында әлеге вакыйгадан соңгы язмышы турында сөйләгән. РИА Новости шул хакта хәбәр итте.

Нәкъ бер ел элек Владимир Путин Иваново шәһәренә эш сәфәре белән килә. Шул вакытта аны биредә яшәүчеләр урап ала. Очрашу вакытында Юлия Шилова Путинның үзен кияүгә алуын сорый. «Яхшы тәкъдим, бик зур рәхмәт», — дип җавап бирә Путин, ул кызның исемен дә сорый. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Юлия Президент ярдәмчеләре аша Путинга үзенең ике фотографиясен һәм телефон номерын, үзе турында кыскача белешмә язып бирә. 

Соңрак Владимир Путин әйткәнчә, Юлия бу гамәленнән соң бөтен илгә танылу ала. «Ивановоны кәләшләр шәһәре дип атыйлар. Бүген миңа да шундый тәкъдим ясадылар», — ди Путин.

«Кызганыч, ул миңа шалтыратмады», — дип сөйләгән Шилова бер ел узгач.

Президентка мөрәҗәгать иткәннән соң аның артыннан йөрүче егетләр дә арткан, тик берсе дә кызның йөрәген яулый алмаган.

Шилова Путинны «көчле ихтыярлы, максатка омтылучан», дип атый һәм күптән аңа соклаануын әйтә, диелә хәбәрдә. Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев