Татарстанда 68 яшьлек ир-ат 12 килограммлы чуртан тоткан
Шуның кадәр зур балыкны кайдан тотканлыгын да яшермәгән
Гигант балык тотучы Балтач районы Чепья авылында яши. Балтач районында 68 яшьлек ир-ат 12 килограмм авырлыктагы чуртан тоткан.
Бу хакта социаль челтәрләрдә язалар. Бу ир-ат инде балачактан ук балык тотуга һәвәс икән. Шуның кадәр зур балыкны кайдан тотканлыгын да яшермәгән.
Исегезгә төшерәбез: июль аенда Татарстанда бер балыкчы 1 центнер чамасы авырлыктагы җәен тоткан иде. 90 килограммлы балыкны Югары Ослан тирәсендә эләктергән ул. Әмма балыкчы табышын кире суга җибәргән. Үзенең барлык “трофей”ларын шундый ук бәхетле язмышка дучар итүен әйткән.
Чыганак: Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев