Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыклы

Унитазга ни өчен сарымсак салалар?

Сарымсакта аллицин дигән матдә бар

Тәҗрибәле хуҗабикәләр унитазга сарымсак сала икән. Бу турыда киңәшләр сайтында язалар, дип белдерде Интертат.

Сарымсак – бәдрәфне чистартуның гади ысулы, дип ышандыра моны кулланучылар.

Әлбәттә, унитазны чистарта торган химик чаралар бар, алар нәтиҗәле, тик сәламәтлеккә зыянлы. Экология ягыннан чиста, аллергияле кешеләргә яраклы ысул – сарымсак куллану, диелә бу хәбәрдә.

Сарымсакта аллицин дигән матдә бар, ул бактерияләр һәм паразитлар белән көрәшә, мондый тирәлектә алар үрчи һәм яши алмый.

1 тырнак сарымсакны унитазга салып, төнгә калдырыгыз. Иртән чиста су белән юып төшерегез. Атнасына 2 тапкыр шулай эшләгез. Шулай итеп унитаз чиста булыр, ди тәҗрибәле хуҗабикәләр.

Унитаздагы микробларны да, тутыкны да бетерә торган тагын бер ысул бар. Моның өчен сарымсак чәе кирәк. Бераз су кайнатып, өч тырнак сарымсак салыгыз да суытыгыз. Анннары шушы сыеклыкны унитазга салыгыз, диелә хәбәрдә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев