Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыклы

Ватсапның ни өчен эшләмәвенең сәбәбе әйтелде

Мессенджер эшендә проблемалар күзәтелә

Россия территориясендә WhatsApp мессенджеры эше чикләнми, бүген аның вакыт-вакыт эшләмәве турында хәбәр ителгән иде. Бу хакта Татар-информ яза.

«Күп илләрдә мессенджер эшендә проблемалар күзәтелә. Россиядә экстремистик оешма буларак танылган Meta сервислары эшендә шундый ук проблема күп тапкыр күзәтелде, шул исәптән узган елның октябрендә һәм агымдагы елның мартында», - дип хәбәр иттеләр Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль агентлыкта (Роскомнадзор) «Интерфакс» агентлыгының соравына җавап итеп.

Бөтен дөнья буйлап, шул исәптән Россиядә кулланучылар бүген WhatsApp мессенджерының вакыт-вакыт эшләмәве турында хәбәр итте. Хәзерге вакытта сервис эше торгызылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев