Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыклы

Йолдызнамә: 17–23 февраль

Кучкар (21.03 – 20.04)

Кучкарлар өчен хәлиткеч атна. Атна башыннан ук үз-үзегезгә ышансагыз, уңыш сезнең якта булачак. Шәхси тормышыгыз да, тормыш дәрәҗәгез дә яхшыга үзгәрәчәк.

 

Үгезбозау (21.04 – 20.05)

Мәшәкатьле атна булачак. Сезнең алда гаиләне яки карьераны сайлау тора. Чит-ятлар киңәшенә колак салмагыз, үзегезгә генә таяныгыз. Төшенкелеккә бирелмәгез, борчылмагыз. Барысы да яхшы булыр.

 

Игезәкләр (21.05 – 21.06)

Һөнәри үсешкә игътибар бирергә вакыт җиткәнлеген аңлагыз. Финанс мәсьәләләрен дә хәл итәргә кирәк. Башкалар ярдәменә өметләнмәгез, барысын да мөстәкыйль хәл итәргә өйрәнегез. Соңгы чиктә генә иң якын кешеләрегездән мөрәҗәгать итә аласыз. 

 

Кысла (22.06 – 22.07)

Шәһәр тормышы арытканын сизәрсез. Шуңа күрә ялларга авылга кайтырга тырышыгыз. Гаиләгез һәм дусларыгыз белән бергә булу, аралашудан канәгатьлек алырсыз.  

 

Арыслан (23.07 – 23.08) 

Шәхси тормышта барысы да яхшы. Сез дә чын мәхәббәт утында янарсыз. Өстәвенә, финанс мәсьәләләрен дә уңышлы хәл итәрсез. Эштә дә тәвәккәл һәм тырыш булуыгыз теләсә нинди проблеманы җиңеп чыгарга ярдәм итәр.

 

Кыз (24.08 – 22.09) 

Өйдәге вак-төяк эшләрне башкарып вакытның узганын да сизмәссез. Шулай да ял итәргә кирәклеген истән чыгармагыз. Йокыгызны туйдырыгыз. Дуслар белән аралашу, яраткан шөгылегез белән мавыгу да кәефегезне күтәрер.

 

Үлчәү (23.09 – 23.10)

Һәр яктан уңыш елмаячак. Тормышны яхшыга үзгәртү мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз. Һөнәри эшчәнлектә дә үсеш сизелә, финанс мәсьәләләрен дә уңай хәл итәрсез. Сәламәтлегегезгә игътибар итегез, салкын тидерүегез ихтимал.

 

Чаян (24.10 – 22.11)

Эштә дә, өйдә дә мәшәкать баштан ашкан. Өстәвенә, чаяннарга ялкау хезмәттәшләрен фаш итү бурычы да йөкләнә. Әмма бу адымга бара күрмәгез. Дус һәм бердәм булып эшләүгә ни җитә?!

 

Укчы (23.11 – 21.12)

Осталык һәм талантыгызны “кирәкле“ кешеләр күреп алыр. Сезгә бик отышлы проект тәкъдим итәчәкләр. Бүгенге эшне иртәгәгә калдырмасагыз, баеп китү мөмкинлегегез дә бар. 

 

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) 

Иң мөһиме, ялкауланмагыз. Хезмәт сөюегез үзенең җимешләрен бирер. Бар акчагызны да туздырып бетермәгез, бу атнада вәгъдә ителгән бүләкләүләр булмаячак. Вак-төяк нәрсәгә дә борчылмагыз.

 

Сукояр (21.01 – 19.02)

Атнаның беренче атнасында ук катлаулы бурычны хәл итәргә туры киләчәк. Алҗу сизсәгез дә, гаиләгездә һәм дуслар белән аралашудан тәм табарсыз.

 

Балык (20.02 – 20.03)

Сезгә “күләгәдә“ булу яхшырак. Серләрегезне беркемгә дә сөйләмәгез. Бу сезгә бәхәстән ераграк торырга ярдәм итәчәк. Сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз. Дөрес туклану бик мөһим.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев