Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыклы

Йолдызнамә: 3–9 февраль

Кучкар (21.03 – 20.04)

Кучкарлар өчен бик җиңел һәм уңышлы атна. Эшләрегез уң, кәефегез күтәренке булыр. Дүшәмбедән үк эшкә яки аны эзләүгә вакытыгызны жәлләмәгез. Икенче яртыгыз белән мәхәббәттә аңлашырсыз. Балаларыгыз булса, алар сезгә көтелмәгән яңалык җиткерерләр.

 

Үгезбозау (21.04 – 20.05)

Сез эштә игътибар үзәгендә булырсыз. Бу йолдызлыкта туучыларның девизы – “Ашыккан – ашка пешкән“. Яңа проектлар башламагыз. Андый эшкә тотынганчы, башта ахырын уйлагыз.

 

Игезәкләр (21.05 – 21.06)

Атна башыннан җомгага кадәр “аз сөйләш, күп эшлә“ дигән әйтемне истә тотыгыз. Үзегезнең планнарыгызны якын кешеләрегезгә дә әйтмәгез. Әгәр алар барып чыкмаса, көлкегә калуыгыз бар. Ә менә атна ахырында теләкләрнең чынга ашу ихтималы зур.

 

Кысла (22.06 – 22.07)

Сәламәтлегегезгә игътибар бирергә вакыт. Атна буе авыр эшләр башкарудан тыелып торыгыз. Бәхәсләрдән дә читтә булыгыз. Күңелегезгә якын алган һәр сүз сәламәтлегегезгә зыян китерергә мөмкин. Шуңа күрә күп вакытыгызны якыннарыгыз белән бергә уздырырга тырышыгыз.

 

Арыслан (23.07 – 23.08) 

Һөнәри үсештә бар да сез теләгәнчә. Тәҗрибәгезгә һәм эчке сиземләвегезгә таянсагыз, барысы да яхшы булачак. Уңыш сезнең якта. Шулай да башкаларның да сезнең тарафтан хөрмәткә лаек булуын истән чыгармагыз.

 

Кыз (24.08 – 22.09) 

Барысы да чират белән акрын гына барачак. Кискен үзгәрешләр сизелми. Шулай да тормышка карашыгызны үзгәртүче вакыйгалар да булуы мөмкин. Бәлки ул якын кешегезнең яратуын белдерүе булыр, бәлки балагызның нинди дә булса үзенчәлекле сәләтен сизәрсез.

 

Үлчәү (23.09 – 23.10)

Сез – күкнең җиденче катында. Якыннарыгыз һәм дусларыгыз сезне ихластан яраталар һәм хөрмәт итәләр. Бу атнада берничә мөһим карарны мөстәкыйлдь кабул итәргә туры килү сезгә тагын да ышанычлылык өстәячәк. Ялгыз үлчәүләрне танышу көтә.

 

Чаян (24.10 – 22.11)

Сез бик актив булырсыз. Әмма энергиягезне юк-барга сарыф итмәгез. Көнкүрештә проблемаларны хәл итәргә туры киләчәк. Гүзәл затларны матур танышу һәм күңелле очрашу да көтә.

 

Укчы (23.11 – 21.12)

Сез нинди дә булса проектны тормышка ашыру турында хыялланасыз. Әмма ашыкмый торыгыз. Ул билгеле сәбәпләр аркасында чынга ашмаячак. Атна ахырында сәламәтлегегезгә басым ясагыз. 

 

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) 

Бу атнада сезнең өчен беренче урында – акча. Әмма үзегезне кулда тотарга тырышыгыз. Зур суммага кирәк булмаган әйберләр алу гаиләдә тавыш-гаугага китерергә мөмкин. Шуңа күрә кирәген генә сатып алыгыз да, тыныч кына яшәгез. 

 

Сукояр (21.01 – 19.02) 

Үзегезне кулга алырга вакыт җитте. Хаталар ясаудан курыкмагыз, ышанычлы адымнар белән алга барыгыз. Шулай иткәндә уңыш сезнең якта булачак.

 

Балык (20.02 – 20.03) 

Алга планнар билгеләү өчен иң уңышлы көннәр. Әмма башкарачак эшләрегез турында күп сөйләмәгез. Хәтта якын кешеләрегезнең дә сезне аңламавы һәм кәефегезне төшерүе бар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев