Абрикос һәм әфлисуннан кайнатма
Аш-су

Абрикос һәм әфлисуннан кайнатма

Иң мөһиме, төшләре кермәсен

Кирәк: 2 кило абрикос, 750 грамм әфлисун (4 данә), 1 лимон, шикәр комы. 

Әзерлибез: кабыкларын әрчемичә барысын да иттарткыч аша чыгарабыз. Иң мөһиме, төшләре кермәсен. Әлеге массага үзегез теләгәнчә шикәр комы саласыз: 1 кило да, 2 кило да ярый. Кайнатманы шикәр комы эреп беткәнче гел болгатып торабыз. Туңдыргычта саклыйбыз.

Фото: pixabay.com 
 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев