Бәйрәм табынына сметанник пешерәбез
Аш-су

Бәйрәм табынына сметанник пешерәбез

Рецептны Исәнбайда яшәүче Рафилә ФАЗЛЫЙӘХМӘТОВА тәкъди итә

Камыр өчен:

1 йомырка, 2 аш кашыгы шикәр комы, 4 аш кашыгы көнбагыш мае, 1 аш кашыгы сөтөсте, 1 чәй калагы камыр күперткеч.

Барысын бергә болгатабыз. Он салып камыр басабыз, җәеп табага салабыз.

Эчлек өчен:

300 грамм кибет сөтөстесе, 2 йомырка, аз гына ванилин, 0,5 чәй калагы кукуруз крахмалы, 6 аш кашыгы өеп шикәр комы. Яхшылап болгатып камыр өстенә салабыз. Читләрен матур итеп бөреп, кызган духовкада 35 минут пешерәбез.

 

Р.Фазлыйәхмәтова фотолары

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев