Бакча җиләгеннән кайнатма
Кайнатма ясау өчен 1 кило җиләккә 1,3 кило шикәр комы исәбеннән алына.
Өлгергән җиләкләрне чистартырга һәм юарга, өстенә шикәр комы салырга, сөлге белән каплап бүлмә температурасында берничә сәгать тотарга. Җиләкләрнең согы чыккач кайнатып чыгарырга, өстенә җыелган күбекне алырга һәм сүндереп, 10-15 минут суынганын көтәргә. Тагын ике тапкыр кайнатып чыгарырга, өстен җыярга һәм стериль банкаларга тутырып, тимер капкач белән ябып куярга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев