Баллы помидорлар рецепты
Аш-су

Баллы помидорлар рецепты

Кышка ясау өчен помидордан бик тәмле рецепт тәкъдим итәбез

Стерильләштерелгән банкаларга катырак помидорларны (озынча булса, тагын да яхшырак) урталай бүлеп, кискән ягын аска каратып тутырабыз. 

Маринад ясыйбыз: 

4 литр суга 2 стакан шикәр комы, 0,5 стакан тоз, 10-15 данә борчаклы борыч салып кайнатып чыгарабыз да 1 аш кашыгы уксус кислотасы салабыз. 

Банкаларга маринадны салганнан соң “водяная баня”да 15 минут стерильләштереп алабыз. Тимер капкач белән ябабыз, бер тәүлек җылы әйбер каплап торабыз.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев