Тәмле булсын
Камыр өчен: 1 стакан кибет каймагы, 1 стакан шикәр комы, 2 йомырка, 1 чәй калагы сода яки 1 кап камыр көпшәкләндергеч, ярты банка куертылган сөт кирәк.
Барысын бер савытка салып, он белән яхшылап болгатабыз.
Куерак каймак формасына китергәч, камырны ике табага бүлеп духовкада пешереп алабыз.
Крем өчен: өй температурасында эретелгән бер кап ак май, бер банка куертылган сөт.
Икесен бергә кушып болгатканнан соң, кремны коржлар арасына һәм өстенә сылыйбыз.
Өстенә төелгән әстерхан чикләвеге сибәбез.
Тәмле булсын!
*Изображение сгенерировано с помощью нейросети.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев