Тәмле булсын!
Кирәк: батон, пешерелгән яки ысланган колбаса, помидор, укроп, майонез.
Әзерлибез: бер помидорны, чама белән алынган колбасаны шакмаклап, укропны вак итеп турыйбыз.
Сырны угычтан уабыз.
Әлеге ингредиентларны бер савытка салып майонез белән болгатабыз.
Батон телемнәренә эчлекне җәябез.
Бутербродларны табага тезеп 5-6 минутка духовкага тыгып алабыз.
БӘРӘҢГЕЛЕ БУТЕРБРОД
Кирәк: 6-8 телем ипи (ниндие дә ярый), 3 данә бәрәңге, 0,5 данә суган, 2 йомырка, тәменчә тоз, тәмләткечләр, кыздыру өчен көнбагыш мае.
Әзерлибез: суганны бик вак итеп турыйбыз, пешкән бәрәңгене угычтан уабыз да шуңа йомыркаларны сытабыз, тәмләткечләр өстибез, сарымсак та салырга була.
Болгатканнан соң ипи өстенә җәябез.
Табага көнбагыш мае салып башта бутербродның бәрәңгеле, аннан ипиле ягын кыздырып алабыз.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев