Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Аш-су

Чиядән кайнатма рецепты

Бу рецепт белән кайнатсагыз, чия бөрешми

Сезнең игътибарга аш-су остасы, блогер Мәрьям Миңнеголовадан чия һәм карлыганнан кайнатма ясау рецептлары тәкъдим итәбез. 
Бу рецепт белән кайнатсагыз, чия бөрешми. 

Савытка 1 стакан су салып кайнатып чыгарабыз. Шуңа бер стакан чия, шул ук күләмдә шикәр комы салып кайнатып чыгарабыз. Яңадан берәр стакан чия һәм шикәр комы салабыз һәм кайнап чыкканын көтәбез. Тагын бер стакан чия һәм шикәр комы салабыз һәм кайнатабыз... 9 стаканга кадәр шулай эшлибез. Соңгысын салгач, акрын утта 15 минут кайнатабыз. Күбеген җыябыз. 

Әлеге массага 4 стакан шикәр комы салып яхшылап болгатабыз да газны сүндерәбез. Шикәр комы эреп беткәнче болгатып торабыз. Җылы килеш банкаларга тутырабыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев