Чөгендер маринадлыйбыз
Аш-су

Чөгендер маринадлыйбыз

Кышын салатлар ясау өчен бик тәмле

Кышка чөгендер маринадлау рецепты тәкъдим итәбез.

Вак чөгендерләрне 35­40 минут пешереп алабыз. Суынгач кабыгын әрчибез. Чөгендерләрне урталайга бүлеп стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз.

Маринад: 1 литр суга 6­7 данә борчаклы, 3­4 данә хуш исле борыч, 4 данә лавр яфрагы, 1 аш кашыгы тоз салып кайнатып чыгарабыз да банкаларга коябыз.

Банкаларны сулы кәстрүлгә утыртып 30 минут кайнатып алабыз. Һәр банкага 1 аш кашыгы 9 процентлы уксус салып капкачлыйбыз. Маринад 700 граммлы дүрт банкага җитә.

Кышын салатлар ясау өчен бик тәмле.    

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев