Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Данир Сабировның хатыны Миләүшәдән файдалы салат рецепты

Эрбет чикләвеген бераз кыздырсагыз бик тәмле булачак

Салат өчен: төрле яшеллек (руккола, базилик, салат), черри помидоры, авокадо, финики (мабрум, аджба), эрбет чикләвеге.

Зур тәлинкәгә яшеллек салырга, аннары вак помидорларны икегә яки дүрткә бүлеп салырга, авокадоны теләмләп турарга һәм тәлинкәгә тезәргә, хөрмә җимешен (финик) озынча итеп турап салырга.

Соус өчен: 2 аш кашыгы зәйтүн мае, 1 бал кашыгы бал, 0,5 бал кашыгы горчица, 1 бал кашыгы лимон согы.

Әзер салатның өстенә соус салырга һәм киптерелгән эрбет чикләвеге сибәргә.

Чыганак

Фото:https://www.instagram.com/milagras_sabirova/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев