Эремчек пилмәне ясыйбыз
400-500 грамм эремчек, 2 йомырка, он, тоз кирәк.
Әлеге ризыкны пешерү бик җайлы. Эремчек белән йомырканы бергә кушып бутарга. Шуңа чама белән тоз, он өстәргә. Камыр кулга ябышмаска тиеш. Аны озынча форма алганчы тәгәрәтергә, кисәкләргә бүлеп, тоз салынган суда пешерергә. Бу ризыкны табынга каймак яки ак май белән тәкъдим итәләр. Баллы варениклар яратучылар камырга бераз гына шикәр комы да өсти ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев