Хуҗабикәләргә: ирга һәм кара карлыганнан кайнатма
Аш-су

Хуҗабикәләргә: ирга һәм кара карлыганнан кайнатма

Тәмле дә, файдалы да

Баллы ирга һәм әчкелтем карлыганнан тәмле дә, файдалы да кайнатма әзерләп була. 

Зур кәстрүлгә 2 стакан су,  8 стакан шикәр комы салабыз. 

Кайнап чыгар алдыннан 6 стакан кара карлыган һәм 5 стакан ирга өстибез. Кайнап чыккач 8-10 минут кайнатабыз.

Яңадан 8 стакан шикәр комы өстәп, эреп беткәнче яхшылап болгатабыз да газны сүндереп, банкаларга тутырабыз.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев