Гает көнендә коймак пешерәбез
20 апрель – мөселманнарның иң көтеп алган бәйрәмнәренең берсе – Ураза гаете. Бу көнне хуҗабикәләр гаилә әгъзаларын, якыннарын, туганнарын, күрше-күләнне тәмле коймаклар пешереп сыйлыйлар.
Рецепт тәкъдим итәбез
Микродулкынлы мичтә 0,5 литр кефирны суы чыкканчы җылытып алабыз.
2 йомырканы аерым савытка сытабыз, шуңа кефирны салабыз, 3 аш кашыгы шикәр комы, тоз өстибез. 250 грамм он салып болгатабыз. Сыеграк булса, тагын өстибез. Камыр кашыктан агып тормаска тиеш.
1 чәй калагы сылама итеп сода салып 10 минут кабартабыз. Камырны болгатмыйча, читеннән генә алып салабыз. Газ өстендә майлы табада пешерәбез.
Фәридә АЙДАРОВА.
Әгерҗе шәһәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев