Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Грушадан компот һәм кайнатма рецепты

Грушадан берничә рецепт тәкъдим итәбез

Бакчадан соң өлгерә торган көзге алмаларны һәм грушаны да җыеп алыр вакыт җитте.

Грушадан кайнатма өчен 4 кг груша, 2 кг шикәр комы, 300 г лимон, 10-20 канәфер кирәк.

Бу кайнатма өчен катырак сорт груша яхшы булачак. Грушаны зур кисәкләргә кисәргә, лимонны түгәрәкләп кискәч дүрт өлешкә бүләргә.

Кәстрүльгә груша, шикәр комы һәм лимонны чиратлап салырга. Лимон груша каралмасын һәм таралмасын өчен кирәк, шулай ук кайнатма шикәрләнмәсен өчен дә салына.

Иң өске өлешкә шикәр комы салырга һәм төнгә калдырырга.

Иртән яхшылап болгатырга, 6-8 минут кайнатырга, аннары тулысынча суынып беткәнен көтәргә. Бу процедураны 3-4 тапкыр кабатларга кирәк.

Соңгы тапкыр кайнатканда канәфер салырга, стерильләштерелгән банкаларга тутырганда һәрберсенә 1-2 канәфер дә салырга.

Канәфер кайнатмага үзенчәлекле тәм бирә, шулай ук дарчин (корица), хуш исле борыч, имбир һәм ванилин да салырга мөмкин.

Грушадан компот ясау өчен грушаның башларын кисәргә, чәнечке белән тишкәләп чыгарга. Стерильләштерелгән 3 литрның яртыдан күбесен груша белән тутырырга һәм кайнар су салырга. 30 минут узгач суын кәстрүльгә бушатып яңадан кайнатып чыгарырга. Икенче тапкыр кайнатканда бер банкага 200 грамм шикәр комы, 1 бал кашыгы лимон кислотасы, берничә яфрак бөтнек салырга һәм тимер капкач белән ябып куярга.

Чыганак: Интертат, Гөлүзә Василова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев