Язгы тәмле салат
Аш-су

Язгы тәмле салат

Кирәк: 300 грамм тавык ите, 400 грамм черри помидоры, 500 грамм пекин кәбестәсе, 400 грамм татлы борыч, 200 грамм фета сыры, сохари, майонез, тоз-борыч

Тавыкның түш итен калынрак телемнәргә турыйбыз да, «тавык ите өчен» дигән  паприкалы тәмләткечтә әвәләп, табада ике ягын да кыздырабыз. Сохарины үзебез дә әзерләргә мөмкин: ипине шакмаклап турап, 15-20 минут духовкада кыздырып алабыз. Пекин кәбестәсе, татлы борыч, кыздырылган тавык итен – озынча итеп, фета сырын – шакмаклап, черри помидорын яртылаш итеп турыйбыз. Барысын да тирән эчле савытка салып, тоз, борыч, майонез өстәп болгатабыз. Сохарины табынга куяр алдыннан гына салатка өстибез.
 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев