“Илһам” салаты
Аш-су

“Илһам” салаты

Үзенчәлекле салат рецепты тәкъдим итәбез

Кирәк: уртача зурлыктагы 1 пешкән чөгендер, 1 әфлисун, эремчек сыры (сливочный), бер бәйләм рукола, эрбет чикләвеге, чистартылган көнбагыш мае.

Чөгендерне ваграк итеп шакмаклап турыйбыз, аз гына тоз сибәбез. Әфлисунны да шакмаклап турыйбыз. Өстенә берничә кисәк сыр, өзгәләп руколаны салабыз. Чикләвекне сибәбез. Май өстибез.

Салат әзер.  
 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев