Җимешле, чикләвекле пирог рецепты
Аш-су

Җимешле, чикләвекле пирог рецепты

Чәй янына бик тәмле пирог рецепты тәкъдим итәбез

Чәй янына бик тәмле пирог рецепты тәкъдим итәбез. 

Камыр өчен: өй температурасында йомшарган бер кап маргарин, бер чеметем тоз, сода, 2-3 чәй калагы шикәр комы, он кирәк. 

Барлык ингредиентларны салып камырны басабыз. Ул уаланып торырга тиеш. Шуңа 2 йомырка сытып, азрак он кушабыз. Камырны каты итмибез. Аны 10-15 минут ял иттерәбез. Камырны майлаган табага чит-читләренә күтәртеп кул белән җәябез. Камыр өстенә куертылган сөт (сгущенка) сылыйбыз. Төшсез кара җимеш һәм әстерхан чикләвеге тезәбез дә, өстенә азрак куертылган сөт агызабыз. Духовкада 180-200 градуста 30 минут пешерәбез. 
 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев