Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Иске Эсләктә яшәүче аш­су остасы Рәзидә ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНАдан рецептлар

Тәмле булсын

Томат пастасы белән тәкә

Камыр өчен: 0,5 литр кефир, 1 чәй калагы сода, 1,5 аш кашыгы томат пастасы, 1 аш кашыгы майонез, 1 йомырка, 100 грамм көнбагыш мае, тәменчә тоз, шикәр комы. Әлеге ингредиентларны бергә кушып, яхшылап болгатып, он салып камыр басабыз. 10-15 минут ял иттерәбез дә, вак кисәкләргә бүлеп түгәрәкләп җәябез.

Эчлекне салып камырны тоташтырабыз. Майланган табага тезәбез.

Эчлек өчен: бәрәңгене шакмаклап, вак итеп суган турыйбыз. Тоз, борыч салып болгатабыз. Кызган духовкада 45­-50 минут пешерәбез.

Күзикмәк

2 аш чүмече кефир, шуның кадәр үк сөтөсте, 2 йомырка, 1 чәй калагы сода, тоз, 1 стакан шикәр комы, он кирәк.

Кыстыбыйга әзерләгән кебек камыр ясап, түгәрәкләп юка итеп җәябез дә майланмаган табага салып газ өстендә ике ягын да пешереп алабыз.

Тигез күләмдә алынган бал, майны эретеп пешкән камырның өстен майлыйбыз. Азрак шикәр комы сибәбез. Тәлинкәгә өябез.

Тәбикмәк

0,7 литр җылы сөт, 2 йомырка, бармак башы кадәр чүпрә, 3 аш кашыгы көнбагыш мае, 1 аш кашыгы шикәр комы, тоз салып камыр басабыз. Камыр бик куе булырга тиеш түгел. Кабаргач төшерәбез дә, яңадан кабаргач 1 стакан кайнап чыккан суга 1 чәй калагы сода салып болгатабыз. Шунда ук кызган табаны майлап пешерә дә башлыйбыз. Пешкәч майлап өябез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев