Кабактан аш-пюре пешерәбез
Аш-су

Кабактан аш-пюре пешерәбез

Табынга сохари, шакмаклап туралган сыр, укроп, петрушка салып бирәбез

Мин бу ризыкны калын төпле кәстрүлдә әзерлим. Аңа май салып боҗралап туралган суганны кыздырабыз. Шуңа шакмаклап туралган кишер өстәп 5 минут кыздырганнан соң шакмаклап туралган кабак өстибез. 5 минуттан вак итеп туралган 2-3 төш сарымсак салабыз. Аннан су яки шулпа өстәп 20 минут пешерәбез.

Блендер ярдәмендә изгәннән соң яңадан утка куеп 1 стакан сливки өстибез һәм кайнатып чыгарабыз. 

Табынга сохари, шакмаклап туралган сыр, укроп, петрушка салып бирәбез. 

Үтәгәннән ветеран педагог, район газетасының актив хәбәрчесе Әлфия МУЛЛАХМӘТОВА 

Фото: freepik.com 
 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев