Кәбестә тозлыйбыз
Аш-су

Кәбестә тозлыйбыз

3 литрлы банкага әзерлибез

Моның өчен 3-4 тырнак сарымсак, 6-7 данә түгәрәк кара борыч, 2-3 кәнәфер, 3 уртача зурлыктагы кишер,1-2 лавр яфрагы, зур-зур кисәкләргә туралган кәбестә кирәк.

Барысын да чиратлап банкага тутырабыз һәм өстенә кайнар су коябыз. 10 минут тоткач суны түгәбез. 
Ул арада рассол әзерлибез. 1,5 литр суга 2 аш кашыгы тоз, 4 аш кашыгы шикәр комы салып кайнатып чыгарыбыз. Аннан соң 0,5 стакан 9 процентлы уксус өстибез дә банкага коябыз.

Бер-ике көннән кәбестә әзер була. 
 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев