Башта сироп ясыйбыз
6 стакан суга 10 стакан шикәр комы салып 20 минут кайнатабыз. Шуңа юылган 15 стакан кара карлыганны салып кайнатып чыгарабыз һәм 5 минут кайнатабыз да газны сүндерәбез. Әлеге массага 15 стакан шикәр комын салып эреп беткәнче болгатып торабыз да стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз.
Кайнатма өстенә ике аш кашыгы шикәр комы салып капкачлыйбыз.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев