Аш-су

Керән яфракларына төреп тозланган кыяр

3 литрлы банка төбенә 4 данә кура җиләге яфрагы, 2 укроп зонты, 3 төш сарымсак салабыз.

 

 

Соңыннан юылган һәр кыярны керән яфорагына төрәбез. Яфракның каты өлешен кисеп алырга кирәк. Кыярларны тыгыз итеп банкага тутырабыз.

1 литр кайнап чыккан суга 2 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы салабыз.

Яхшылап болгатканнан соң, рассолны кыяр өстенә коябыз. Банкага 1 аш кашыгы уксус салып, капрон капкач белән каплап салкын урынга куябыз. Кыяр кетердәп тора!

Рецепт Простые хитрости! төркеменнән алынды

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев