Хуҗабикәләргә “Аучы“ салаты рецептын тәкъдим итәбез
Аш-су

Хуҗабикәләргә “Аучы“ салаты рецептын тәкъдим итәбез

Әлеге салатны ясау өчен 250 г тавык ите, 2 бәрәңге, 3 йомырка, 1 кишер, 2 тозлы кыяр, 150 г маринадланган гөмбә, 200 г сыр, майонез кирәк.

Әзерләү тәртибе:

Тавык, йомырка, яшелчәләрне пешереп алырга.

«Аучы» салаты рәт-рәт итеп ясала.

1нче рәт - вак итеп туралган бәрәңге, майонез.

2нче рәт - вак итеп туралган тавык ите, майонез.

3нче рәт - озынча итеп туралган йомырка, угыч аша чыгартылган кишер, майонез.

4нче рәт - угыч аша чыгартылган тозлы кыяр, майонез.

5нче рәт - гөмбә, майонез, сыр.

Салатны 2-3 сәгатькә суыткычка куеп торырга.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев