Хөрмәтле хуҗабикәләр! Бу рецепт буенча камыр куйсагыз, уңасыз. Кулга да ябышмый, тәмле дә була.
Кирәкле әйберләр:
4 стакан он (күбрәк тә булырга мөмкин),
2 аш кашыгы шикәр комы,
0,5 чәй калагы сода,
2 аш кашыгы көнбагыш мае,
500 мл сөт (азрак җылытырга кирәк),
11 грамм коры чүпрә.
Әзерләү:
1нче этап: бөтен ингредиентларны бертөрле масса барлыкка килгәнче болгатабыз. Килеп чыккан массаны пакетка салып 2 сәгатькә суыткычка куябыз.
2нче этап: ике сәгатьтән суыткычтан камырны алып пирожки ясыйбыз. Эчлеккә нәрсә салсагыз да була.
Камыр бик йомшак була, кулга ябышмый. Камырдан пицца, төрле пироглар да әзерләргә була.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев