Аш-су

Хуҗабикәләргә: файдалы киңәшләргә колак сал

•    Термостагы чит исне бетерү өчен, бер-ике кашык дөге һәм су салып, берничә тапкыр селкергә, соңыннан кайнар су белән чайкарга кирәк.

•    Сырны угычта уар алдыннан угычка сыек май сылагыз. Алай эшләгәндә сыр ябышмаячак, угычны юарга җайлы булачак.

•    Духовкадагы ит коры булып пешмәсен өчен, аның янына сулы савыт куегыз. Су пары итне кибүдән саклый.

•    Ашның өресен алырга өлгермәсәгез, бераз салкын су өстәгез: өре кире өскә җыелыр.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев