Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Аш-су

Хуҗабикәләргә: фольгага төрелгән балык

Бер өлешкә 2 телем балык, 3 телем кыяр һәм помидор, 2 телем лимон кирәк.

Чистартып әрчелгән чи балыкны телемләп турагыз. Өстенә тоз, борыч һәм лимон согы сибеп, 2-3 сәгать суыткычта тотыгыз. Яшел кыяр, помидор һәм лимонны шулай ук телемләп турагыз.

Аннары бер телем балык өстенә кыяр, помидор һәм лимон куеп, икенче телем балык белән каплагыз. Шуларны фольгага төрегез дә майланган табага тезеп, духовкада 20 минут пешерегез.

Әзер балыкны пешкән бәрәңге белән тәлинкәгә салып табынга куегыз. Бәрәңге өстенә эретелгән атланмай, һәм укроп сибегез. Ризыкны помидор, лимон, тозлы гөмбә һәм укроп белән бизәгез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев