Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Аш-су

Хуҗабикәләргә: кышка борщ ясыйбыз

Әлеге салатны эштән кайткач тиз генә аш пешерү өчен файдаланырга була.

Шулпа әзер булганда, аңа бәрәңге, кәбестә, бер банка салат салам да, ун минутта ашым әзер була.

Салатны ясар өчен 3 кило чөгендер, 1 кило кишер,  1 кило суган, 1 кило баллы борыч, 1 стакан шикәр комы, 3 аш кашыгы тоз, 1 стакан көнбагыш мае, 125 мл аш серкәсе кирәк.  

Суганны – ярымбоҗра, борычны – озынча, помидорны шакмаклап турыйм. Чөгендер белән кишерне эре угычтан уам. Шуңа шикәр комы, тоз, көнбагыш мае, аш серкәсе салып, акрын утта 25 минут пешерәм. Аннан стерильләштерелгән банкаларга салып капкачлап куям.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев