Аш-су

Хуҗабикәләргә: ташкабак маринадлыйбыз

1 литрлы стерильләштерелгән банканың төбенә 2 аш кашыгы өймичә шикәр комы, 3 чәй калагы өймичә тоз, 3-4 төш сарымсак, 3-4 данә кара борыч, 1 лавр яфрагы, петрушка, 1 аш кашыгы эре угычтан уылган кишер, 1 чәй калагы томат пастасы, 2 аш кашыгы чистартылган көнбагыш мае, 3 аш кашыгы 9 процентлы уксус салабыз.

Кабачкины озынчалап кисеп банкага бастырып тезәбез. Кайнап чыккан суын коеп, 20 минут сулы кәстрүлдә стерильләштереп алабыз.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев