Хуҗабикәләргә: тавык кыздыруның иң гади рецепты
Тавык итен кыздыруның иң гади һәм җиңел рецептын беләсезме? Ул бары тик тозда гына кыздырылуы белән үзенчәлекле.
Әлеге ысулны хуҗабикәләргә Әгерҗедә яшәүче мөгаллимә Әлфинә РИЗВАНОВА тәкъдим итә.
Иң башта тавыкны юабыз һәм суын саркытабыз. Коры табага бер капка якын тоз салабыз. Аннан “тау“ ясыйбыз. Тавыкны яхшылап корытабыз һәм тоз өстенә “утыртып“ куябыз. “Яткырып“ куйсак та була. Башка бернинди тәмләткечләр дә салмыйбыз. Чөнки пешкәндә тоз парлары иткә сеңә. Тавыкны 1-1,5 сәгать пешерәбез. Ул алтынсу төскә кереп бик тәмле булып пешә. Сез дә әзерләп карагыз, үкенмәссез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев