Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Аш-су

Коман мелна рецепты

Әлеге ризык төче камырдан әзерләнә

2 данә йомырка, 2 стакан су, 0,5 стакан көнбагыш мае, тоз, бер чеметем сода, он салып камыр басабыз. Аны зур булмаган кисәкләргә бүлеп шарчыклар ясыйбыз һәм түгәрәкләп җәябез. Янып торган мичтә пешереп алабыз.

Эчлек: 0,5 кило эремчек, 5­6 йомырка, 0,5 стакан кефир, 2 аш кашыгы манный ярмасы, 1 аш кашыгы он, тәменчә тоз (баллы яратучылар аз гына шикәр комы куша алалар) салып яхшылап болгатабыз. Әлеге массаны пешкән камыр өстенә җәеп, өсте кызара башлаганчы мичтә пешереп алабыз.

Өстен яхшылап майлыйбыз. Бераз суынгач тәлинкәгә өеп куябыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев