Крыжовниктан кайнатма рецептлары: кайнатырга да, туңдырырга да була
Аш-су

Крыжовниктан кайнатма рецептлары: кайнатырга да, туңдырырга да була

Ике төрле эшләгәндә дә бик тәмле килеп чыга

Кирәк: 10 стакан крыжовник, 15 стакан шикәр комы, 1 стакан су. 

Әзерлибез: крыжовникларны юабыз, суын саркытабыз. Кайнатма әзерли торган савытка бер стакан су салып кайнатып 
чыгарабыз. Шуңа 10 стакан крыжовникны салып, кайнап чыкканнан соң 15 минут кайнатабыз. 8 стакан шикәр комы өстәп, тагын 15 минут кайнатабыз. Газны сүндереп, калган 7 стакан шикәр комын кушабыз да эреп беткәнче болгатабыз. 

Банкаларга кайнар килеш тә, суынгач та тутырырга була. 

Тагын бер рецепт:

Бер кило крыжовник, ике әфлисунны иттарткычтан чыгарып, 1 кило шикәр комы белән болгатабыз да савытларга салып туңдыргычка куябыз. 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев